news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле районнарда картлар йортында яшәүче апаслыларга туган як күчтәнәчләре тапшырылды

Район делегациясе Сабантуй бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайтты

(Апас, 21 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева.).  Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 18 апаслы яши. Алар янына күчтәнәчләр алып, хәл белергә, тормыш-көнкүрешләре белән танышырга бару традициягә кергән. Бу юлы район делегациясе Сабантуй бәйрәме уңаеннан күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайтты, дип яза җирле басма.

Ничек кенә еш барылса да, инде өлкәннәребезнең җылыда, уңайлы тормышта, хасияттә яшәвенә инансак та, картлар йорты дигән төшенчә күңелгә тия, уйландыра, гыйбрәтләндерә шул. Өлкәннәр үзләре дә күз яшьләре белән каршы алып, өзгәләнеп озатып калалар.

Буа картлар йортында 14 апаслы тәрбияләнә. Биредә урамнан ук тәртип, матурлык хөкем сөрә.

–Безнең тирә-юньне Апас чәчәкләре бизи! Берсеннән-берсе матур алар! – дип каршы алдылар безне. Апа-абыйларыбыз да һәрвакыттагыча, алдан ук әзерләнеп, эчке бер дулкынлану белән түземсезләнеп көткәннәр иде.

Дәвештән Дилбәр апа Низамова картлар йортына бер ел элек кенә килгән.

–Ирем үлде, балаларыбыз булмады. Ялгызыма кыен булгач, бирегә килдем. Сагынам, бик сагынам, – дип күз яшьләрен сөртте ул. Олы Бакырчыдан Разыя апа Мортазина бу юлы да матур җырлары белән каршы алды. Әле яңа гына “Балкыш“ фестивалендә катнашу сөенече белән уртаклашты. Бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Роза апа Адаматова да: “Кызыл Тауда туганнарым бар, алар мине оныткандыр инде, күптән килгәннәре юк. Район җитәкчелегенә рәхмәт, беркайчан онытмыйлар. Беркемгә дә ялгызлык язмасын“, – дип үзәкләрне өзеп алды. Дәүләкидән Рифат Әхмәтов та: “Күптән кайтканым юк, бер кайтып күрәсе килә“, – дип хыяллары белән уртаклашты. Борнаштан Рифкать Шәйлин исә барлык авылдашларга сәлам җиткерүне үтенде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова һәм бүлек җитәкчесе Светлана Салаватуллина һәркемнең аерым-аерым хәлен сорашып, район башлыгының җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

–Кешегә язмыш бер төрле генә бирелми. Сезне тәрбияләүчеләр бар. Район башлыгы һәрчак сорашып тора. Менә бүген дә күчтәнәчләр юллады. Ходай сабырлыгыгызны биреп, догаларыгыздан калдырмыйча, исән-сау яшәгез, – диде Луиза Сафина.

Күчтәнәчләр алган өлкәннәр җыерчыклы битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртте, барысы да бер авыздан рәхмәт сүзләрен ирештереп, Апаста җитештерелгән хуш исле, тәмле ризыкларны мактый-мактый авыз итте.

–Сезне районда беләләр, авыл җирлеге башлыклары, күрше–күләннәрегез гел сорашып тора. Каратун мәктәбе укучылары концертлар, күчтәнәчләр белән яныгызга килә. Сез безнең өчен бик кадерле, – диде Гөлчәчәк Мәүлетова.

Картлар йортында эшләүче хезмәткәрләр дә, апаслыларның үз өлкәннәренә игътибарлы, шәфкатьле булуларын билгеләп уздылар һәм рәхмәтләрен әйтеп калдылар.
Тәтеш районы Шәмәк авылындагы картлар йортында ике райондашыбыз яши. Алар – Танай-Турай авылыннан Анатолий Краснонос һәм Әлмәндәрдән Фәния әби Шәрәфетдинова.

–14 туганым сугышта үлде минем. Күп кыенлыклар күрдем. Картлыгым да сагышлы булган. Бер генә кайтып, якыннарым рухына дога кылып килер идем. Бик сагындым, бик юксынам, – дип сөйли Фәния әби. Күзләренең начар күрүеннән дә зарланып алды ул.

Кайбыч районы Федоровское авылындагы картлар йортында да өлкәннәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Биредә яшәүче Мөзәянә Моталлапова һәм Асия Җәләлиева да туган як күчтәнәчләрен сөенеп кабул иттеләр.

Туган нигезеннән аерылу сагышыннан бәргәләнгән китек йөрәкле райондашларга азмы-күпме җылылык, өмет, көч өстәлде бу көнне. Шул ук вакытта күңел яралары да кузгалды, айкалды, актарылды. Хатирәләр аша авыл урамнарын иңләгән өлкәннәр белән кабат килергә вәгъдә биреп саубуллаштык без, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100