news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрле милләт яшьләре "Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” форумына җыела

Быел әлеге форумда республикада иҗтимагый тормыш алып баручы иң актив 140 егет һәм кыз катнаша.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”) Казанда 15-18 ноябрьдә “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы” IV Яшьләр милләтара форумы узачак, дип хәбәр Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Быел бу форумда республикада иҗтимагый тормыш алып баручы иң актив 140 егет һәм кыз катнаша. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Форум милли тарих, мәдәният-сәнгать, традиция һәм гореф-гадәтләргә багышланып, үз эченә квест, спорт акцияләре, мастер-класслар кебек чараларны алачак.

Форумда катнашучылар 16 ноябрьдә Казан Кремле янында Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачак. Шул ук көнне Халыклар дуслыгы йортында форумның пленар утырышы үтәчәк. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot