news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрле илләрдә яшәүче татарлар үз төбәкләре турында видеоэкскурсияләр төшерә башлаган

«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» татар телендәге экскурсияләр проектында Лейпциг, Прага, Лондон һәм башка шәһәрләр белән танышырга мөмкин.

Төрле илләрдә яшәүче татарлар үз төбәкләре турында видеоэкскурсияләр төшерә башлаган
видеодан скриншот

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге «Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проекты кысаларында дөнья буйлап төшерелгән татарча видеоэкскурсияләр тәкъдим итә. Сигез илдән 20 катнашучы туган телләрендә үзе яшәгән төбәк үзенчәлеге белән таныштыра.

Проектта Бөекбритания, Германия, Испания, Чехия, Россия, Голландия, Канада, Австралиядә яшәүче татарлар катнаша. Алар үзләре яшәгән шәһәр яки авыл, кадерле һәм кызыклы булган урыннар турында туган телләрендә сөйли. «Проектның нигезендә татар телен үстерү һәм дөньяның төрле илләрендәге татар хатын-кызларының дуслыгын ныгыту теләге ята», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручылар.

Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова сүзләренчә, кыска гына видеоэкскурсияләр ярдәмендә ханымнар төрле шәһәр үзенчәлекләре белән таныша ала. «Татар ханымы күзаллавы аша гүзәл урыннарны күрәбез. Шәһәр яки авылның иң танылган һәйкәлләрен күрсәтү максаты юк. Ханымның үзе, аның өчен иң кызыклы, нәфис, яраткан почмаклар, шуларга бәйле хисләре игътибар үзәгенә куела», — диде ул.

«Берлегебездә булган Эльвира Фритше Лейпциг буенча автор экскурсияләрен алып бара, блоглар язып, видеоязмалар да әзерли. Бер яктан, аның тәҗрибәсе бу проектны башлап җибәрү өчен этәргеч булды. Икенче яктан, пандемия сәбәпле, сәяхәт итү мөмкинлеге чикле. Бу проектны бергәләп эшләвебез — күңел төшенкелегенә каршы бер дәва», — ди ул.

«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проекты җитәкчесе Эльвира Фритше сәяхәтчеләр өчен буклетларда искә алынмый торган детальләргә дә игътибар юнәлтүен әйтте. «Үзебез монтаж ясап, инглизчә субтитр өстибез, татар телен аңламаган тамашачылар да карый ала. Арабызда татар телен төрле дәрәҗәдә белүчеләр бар. Туган телдә шундый контент әзерләү — үзенә күрә бер зур җаваплылык та», — дип сөйләде ул.

Эльвира Фритше Yummy Music лейблы белән хезмәттәшлек итүләрен искәртте. «Видеоларыбызга татар телендә заманча композицияләр кушабыз. Рәссам Җәмилә Гергенредер һәр экскурсия өчен шәһәр күренешенә багышланган иллюстрация әзерли. Бу бизәк ярдәмендә видеоязмаларыбызда уртак стилистика саклана», — дип аңлатты ул.

«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проекты «Ханым» берлеге инициативасы белән әзерләнгән. Проект җитәкчесе — Эльвира Фритше. Редакторлар — Алсу Рәхимова, Гөлнур Даутова. Иллюстратор — Җәмилә Гергенредер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100