news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрле дин вәкилләре Әлмәт буйлап бергә велосипедта узачак

Ул 11 сентябрьгә - Экстремизмга каршы көрәш көненә билгеләнгән

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). 11 сентябрьдә – Экстремизмга каршы көрәш көнендә Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап төрле дин тарафдарлары булган велосипедчылар узачак. Акция «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында үткәрелә.

Маршрут «Шифа» сәүдә үзәгеннән (Төзүчеләр пр., 10) башланып, Ленин урамы буйлап уза, аннары Чехов урамыннан Белоглазов урамына таба борылып, Р. Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеткә таба киләчәк. Алга таба Гафиятуллин урамыннан үтеп «Шифа» сәүдә үзәгендә тәмамланачак. Старт 15 сәгатькә билгеләнгән. 16 сәгатьтә «Шифа»да чәй эчү чарасы булачак, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot