Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Төрквидение” конкурсына билетларга ихтыяҗ юк
Билет бәяләре 200-600 сум тәшкил итә
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). "Turkvision-2014" («Төрквидение») II Халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсына билетларга ихтыяҗ юк.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Мәйдан” музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин белдерде. Аның сүзләренә караганда, оештыручылар конкурсның ярымфиналын һәм финалын уздырырга да әзер: сценарий язылган, катнашучылар исемлеге төзелгән, бик тиздән кунакларны каршы алырга кирәк булачак.
Искәртеп узабыз: конкурс ярымфиналында 24 катнашучы чыгыш ясаячак, алар арасында Төркия, Германия, Македония, Болгария, шулай ук БДБ илләр вәкилләре дә бар. Россия төбәкләре данын 6 катнашучы яклаячак.
Дамир Дәүләтшин фикеренә караганда, быел катнашучылар көчлерәк. Конкурс та кызыклырак, декорацияләр дә матуррак, барысы да югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Конкурс шартлары буенча җыр "тере тавыш" белән башкарылырга тиеш.
Билет бәяләре 200-600 сум тәшкил итүгә карамастан, бик аз сатылган, дип белдерде ул. Аның фикеренчә, казанлылар концертларга кытлык кичерми, аларны шаккатыру авыр. Билетлар сатылып бетми, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында күп концертлар кичектерелә. Шулай итеп, билет аларга теләүче дә, концерт булмас дип, билет алырга курка. Шулай ук күпләр үзләре эшләгән предприятиеләр бушлай билет бирер дип көтә. Тамашачылар “Евровидение” кебек конкурсларны телевизордан да карарга күнеккән, дип өстәде Д.Дәүләтшин.
Ул, концерт күпме кеше килүгә карамастан үткәреләчәк, дип белдерде.
Искәртеп узабыз: "Turkvision-2014" («Төрквидение») II Халыкара төрки дөнья телевизион җыр конкурсының ярымфиналы һәм финалы 19 һәм 21 ноябрьдә уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз