news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркмәнстанда “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы уза

Чарада Татарстаннан ТРның халык артисты Резеда Галимова һәм ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнаша

  (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Казанда төрки дөньяның мәдәни башкаласы титулын кабул итеп алган Төркмәнстанның Мары шәһәре төрки дөньяның барлык илләреннән кунаклар кабул итәргә әзерләнә.

27 гыйнварда Рухият сараенда “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы була. Чарада Татарстаннан ТРның халык артисты Резеда Галимова һәм ТРның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнаша.

Аерым алганда, 2015 ел дәвамында “Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында төрки дөнья илләреннән килгән иҗат коллективлары катнашында 20 дән артык акция оештырыла, шул исәптә – фәнни форумнар, популяр эстрада һәм халык башкаручылары концертлары, рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, спектакльләр һәм кинолар, мәдәният хезмәткәрләре өчен семинарлар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot