news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркмәнстан Татарстан нефтьчеләре белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә ниятли

Бу хакта Төркмәнстан Хөкүмәте вице-премьеры Баймурад Хоҗамухамедов белдерде

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов җитәкчелегендәге Төркмәнстан делегациясе "Татнефть" ААҖ нең Әлмәт һәм Түбән Камадагы җитештерү объектларында булды. Бу хакта "Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация компаниянең геологик хезмәте эшчәнлеге белән танышты. Аларга "Татнефть" ААҖдә гамәлдә булган куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау системасын, куркынычсыз җитештерү принципларына өйрәтү алымнары күрсәтелде. 

Төркмәнстан вәкилләре "Әлмәтнефть" НГТИ (НГДУ)ның "интеллектуаль скважина"сында, Түбән Каманың "ТАНЕКО" нефть җитештерү заводында булып, алардагы эшчәнлек белән танышты. 

Делегация "Татнефть" ААҖнең шина комплексында да булды. Түбән Каманың шина заводлары белән Төркмәнстанны шина җибәрү буенча озак елларга сузылган хезмәттәшлек берләштерә, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Байморат Хаҗимөхәммәдов Төркмәнстан белән "Татнефть" компаниясе арасында тыгызрак хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында белдерде.

Искәртеп узабыз: "Татнефть" һәм "Туркменнефть"дәүләт концерны арасында 2008 елда нефть-газ өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү  буенча беркетмәгә кул куелган иде. 2011 елда Төркмәнстанда "Татнефть"нең филиалы теркәлгән.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100