news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркмәнстан Президенты Ашхабадта “КАМАЗ”ның генераль директорын кабул итте

Сергей Когогин төркмән лидерын Төркмәнстан бәйсезлегенең 18 еллыгы белән котлады

(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”). Кичә, 27–28 октябрь көннәрендә билгеләп үтелүче Төркмәнстанның милли бәйрәме – Бәйсезлек көне алдыннан, Төркмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Ашхабадта “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинны кабул итте. Бу хакта “КАМАЗ” ААҖнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Когогин төркмән лидерын Төркмәнстан бәйсезлегенең 18 еллыгы белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мөстәкыйль үсеш елларында ил дөнья күләмендә киң танылу һәм абруй яулап, зур, катлаулы юлны лаеклы төстә узды. Төркмәнстан Президенты башлангычы белән уздырылган “Ефәк юлы–2009” Халыкара автоярышларына карата зур кызыксыну – шуның ачык мисалы. Евразия өчен тиңдәше булмаган әлеге раллины планетаның барлык почмакларында игътибар белән күзәттеләр.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов та бу автомарафонны оештырган “КАМАЗ” җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Төркмән башлыгы Төркмәнстанның социаль–икътисади үсеш өстенлекләрен һәм илдә гамәлгә ашырылучы төбәк, милли әһәмияткә ия проектларны исәпкә алып, Россиядә йөк автомобильләре эшләп чыгару буенча иң эре җитештерүчеләрнең берсе булган “КАМАЗ” ААҖ белән алга таба да күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Сергей Когогин төркмән лидерын ул җитәкләгән компания, элеккечә үк, Төркмәнстанның йөк автомобильләре һәм башка продукциягә булган барлык заказларын вакытында үтәячәген һәм илне аның уңышлы үсеш кичерүче икътисадының барлык таләпләренә җавап бирүче автомобиль техникасы белән тәэмин итәчәгенә ышандырды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100