news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркмәнстан нефтьчеләре Татарстандагы хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнде

«Төркмәннефть», «Төркмәнгеология», «Төркмәнгаз» корпорацияләре делегациясе «Татнефть» һәм ТР ның нефтьсервис компанияләрендә булды

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). «Төркмәннефть», «Төркмәнгеология», «Төркмәнгаз» корпорацияләре җитәкчеләре кергән Төркмәнстан нефть-газ комплексы делегациясе  «Татнефть» һәм ТР ның нефтьсервис компанияләрендә булды. Бу хакта "Татнефть"нең корпоратив газетасы яза.

Бу сәфәр күптән түгел Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Баймурад Хуҗамөхәммәдов җитәкчелегендәге делегация "Татнефть" ААҖдә булып киткәннән соң оештырылды. Ул Төркмәнстан һәм Татарстан нефтьчеләре арасында тыгызрак хезмәттәшлек мөмкинлекләре турындагы фикерен әйткән иде.

Кунаклар "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе, "Татбурнефть" компаниясе, "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ,  "ТМС-ТрубопроводСервис" ҖЧҖ, "ТМС групп" компанияләрендә булып, андагы эш тәртибе белән танышты. 

Делегация "Татнефть – РНО – МехСервис", "Татнефть-Энергосервис", "Система-Сервис" компанияләрендә, насос шлангларын ремонтлау һәм диагностикалау сервис үзәгендә, Әлмәт дәүләт нефть институтының фәнни-белем бирү үзәгендә дә булды.          

news_right_1
news_right_2
news_bot