Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркмәнстан делегациясе Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә булган
Хастаханә эше белән кунакларны учреждениенең баш табибы Марат Садыйков таныштырган
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). 25-29 апрель көннәрендә Казанда Төркмәнстан Мәҗлесе Рәисе урынбасары Гөрбангөл Бәйрәмова җитәкчелегендәге парламент делегациясе булды. Визит программасы кысаларында Татарстан башкаласы кунаклары Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе эшчәнлеге белән танышу планлаштырылган.
Дәвалау учреждениесендә парламентарийларны ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов озата йөргән.
Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе эше белән кунакларны учреждениенең баш табибы Марат Садыйков таныштырган. Ул ашыгыч медицина ярдәме линиясе буенча килә торган пациентларның хәрәкәт логистикасын аңлаткан, шулай ук кунакларны диагностиканың рентген-хирургия алымнары бүлеге белән таныштырган. Моннан тыш, Төркмәнстан парламентарийлары көненә 60 лап операция ясала торган операция бүлеген дә күргән.
Экскурсия кысаларында кунакларга учреждениенең стратегик бүлекләренең берсе – анестезиология һәм 1 нче реанимация бүлекләре дә күрсәтелгән. Аннан соң парламентарийлар мөселман һәм православие гыйбадәтханәләре белән танышты, шулай ук аларга дәвалау учреждениесе турында перезентация фильмы күрсәтелгән, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз