news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркияне өйрәнү үзәге Казанда төрек музыкасы концерты оештыра

Халыклар Дуслыгы йортында “Оялы Язма” төрек төркеме концерты 24 декабрьдә була.

(Казан,19 декабрь, “Татар-информ”). Казанның “Анадолу” төрек общинасы Юныс Эмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге белән берлектә “Оялы Язма” төрек халык музыкасы төркеменең концертын оештыра. Концерт Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында 24 декабрьдә 17:00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Оялы Язма” төркеме ел саен репертуарын тулыландыра һәм төрле мәдәни үзәкләрдә һәм концерт мәйданнарында үзенчәлекле концертлар оештыра. Төркемдәге туташлар үз чыгышлары белән төрек халык музыкасының бай жанр төрлелеген ачып бирә, ди проект авторлары.

Концертка керегә теләүчеләрдән consulate.kazan@mfa.gov.tr почтасына гариза калдыра ала. Соңыннан алар ирекле рәвештә тамашага уза алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot