news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең яңа консулы: Татар теле - иң матур телләрнең берсе

Исмет Эрикан татар телен тиз арада өйрәнергә теләвен әйтте.

Төркиянең яңа консулы: Татар теле - иң матур телләрнең берсе
Рамиль Гали

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Төркиянең Казандагы баш консулы Исмет Эрикан Казан Кремлендәге күргәзмә ачылышы алдыннан журналистлар белән аралашканда татар телен әлегә белмәве, әмма аны өйрәнергә теләве хакында әйтте.

«Татар теле - иң матур телләрнең берсе. Төрек теленә бик якын. Бик өйрәнәсем килә. Бу минем мондагы көнкүреш тормышымны бик җиңеләйтер иде. Моның өчен үземнән торганның барысын да эшләргә тырышачакмын», - диде ул. Татар телендә ни дә булса беләсезме, дигәч, шаяртып: «Әлегә белмим. Бераз жәлләгез инде мине, мин монда өч кенә көн», - диде.

«Татар-информ» журналистының татар кухнясы һәм мәдәнияте белән танышмы, дигән соравына ул «Татар ризыкларын татып карый башладым. Килгәннән бирле без төрле рестораннарда булдык. Нәкъ тә татар рестораннарына барырга тырышабыз», диде һәм үзе яраткан ризык дип мантыйны атады.

Исмет Эрикан фамилиясенең татарчага «ару», ягъни«саф», «чиста кан» дип тәрҗемә ителүен әйтте.

«Әлбәттә, татарның мәдәнияте бик бай. Миңа әле тулысынча танышырга вакыт кирәк. Якын арада сезнең белән татарча сөйләшә алырмын дип уйлыйм», - диде ул.

Исмет Эрикан үз максатлары дип сәүдә әйлйнеше, мәдәни багланышларны арттыру дип атады. Ул Россия-Төркия мөнәсәбәтләрендә туризм өлкәсе белән генә канәгать булуын әйтте. Шулай да туристлар санын 6 миллионнан 15 миллионга кадәр арттырып булырга мөмкин булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100