news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең вакыф системасын үстерү тәҗрибәсе белән Татарстан мөфтие танышты

Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсендә мөһим очрашулар үткәрде

  (Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясенең Төркия башкаласы Әнкара шәһәренә эшлекле сәфәре берничә мөһим очрашу белән тәмамланды.

Мөфтият вәкилләре Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең “Вакыф динәяте”ндә булды. Биредә оешманың попечительләр шурасы рәисе Мәзһәр Билгин белән очрашу үтте. Татарстан кунакларын Төркиянең вакыф системасын үстерү тәҗрибәсе белән таныштырдылар һәм бу юнәлештә үзара хезмәттәшлек итү юлларын барладылар. Моннан тыш, Төркиянең дин эшләре буенча идарәсенең мәгариф департаменты директоры Али Эрбаш һәм Халыкара департамент җитәкчесе Хәлиф Кескен белән дә очрашулар булды. Анда үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot