news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Тышкы эшләр министры Россия халкының кайгысын уртаклашты

Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәткә очрау сәбәпле, 18 кеше вафат булды.

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Төркиянең Тышкы эшләр министры Мевлют Чавушоглу Россия халкының һәм Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәтендә һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты.

“Россиянең Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәткә очрап, 18 кешенең үлеме турында хәбәр ишетеп кайгырдым. Хөкүмәткә, Россия халкына һәм һәлак булучыларның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләремне җиткерәм”, дип рус телендә язган Чавушоглу Twitter битендә.

Красноярск өлкәсендә вертолет һәлакәткә очрап, 18 кеше үлде, дип хәбәр итте бүген Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Фаҗига 4 август көнне 10:20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 06:20 дә) Турухан районында, Игарка торак пунктыннан ике километр ераклыкта булган, дип яза "Анадолу" мәгълүмат агентлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100