news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең туризм тармагы кризистан чыга

Төркиянең туризмнан алган кереме, 2016 ел белән чагыштырганда 26,3 миллиард сумга арткан.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Төркиянең туризм өлкәсе кризистан соң, кабаттан үсеш кичерә. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Төркия хакимиятенең дипломатик тармакта һәм илнең турфирмаларына ярдәм итү максатыннан кабул иткән чаралары ярдәмендә, 2017 елда илнең туризм өлкәсендә кабаттан үсеш теркәлгән. Төркиянең туризмнан алган керемнәре узган ел 19 процентка үсеп, 2016 ел белән чагыштырганда, 26,3 миллиард сумга арткан.

Туристлар узган елда Төркиягә турлар өчен 4,822 миллиард доллар акча тоткан. Ә туристларның Төркиядәге чыгымнары 21,46 миллиардны тәшкил иткән.

Төркиядәге туристарның иң күп чыгымы азык-төлек сатып алу өчен тотылган – 5,86 миллиард доллар.

Төркиядә яшәү өчен туристларның чыгымы - 3, 084 миллиард сум, транспорт чыгымнары – 1,967 миллиард, медицина хезмәтләренә – 827 миллиард, тарихи һәйкәлләрдә булу – 292 миллион, турлар өчен – 105 миллион тәшкил иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100