Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең «TRT AVAZ» телеканалында публицист Габдрәшит Ибраһим турында тапшыру чыкты
Тапшыруда Габдрәшит Ибраһимның тормышы театрлашкан сюжетлар аркылы тәкъдим ителде, оныгы Нәслихан Аксой бабасы турында сөйләде.
(Истанбул, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «TRT AVAZ» каналы «Тамырлар эзендә» документаль тапшырулар циклының чираттагы бүлеген татар җәмәгать эшлеклесе, нашир, публицист Габдрәшит Ибраһимовка багышлап, ярты сәгатьлек тапшыру күрсәтте.
«Асылы, сүзе — кеше» исемле документаль тапшыруда Габдрәшит Ибраһимның тормышы театрлашкан сюжетлар аркылы тәкъдим ителде, оныгы Нәслихан Аралык Аксой бабасы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Тапшыруда Мимар Синан университеты тарих галиме Исмәгыйл Түркоглу, Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты тарих бүлеге галиме Түмән Сомунҗуоглу, Анкара университеты тарих бүлеге галиме Абдуллаһ Гүндогду, Анкара университеты көнчыгыш телләре бүлеге галиме Али Мәртхан Дүндар Габдрәшит Ибраһимов турында сөйләделәр.
Габдрәшит Ибраһимовның тормышын, эшчәнлеген фәнни яссылыкта өйрәнгән бу галимнәр аны реформатор җәмәгать эшлеклесе, кызыксынучан сәяхәтче, җәдитче фикер иясе, японннарны Ислам дине белән таныштыручы, әлеге илдә Ислам динен рәсми кабул иттерүче буларак таныттылар.
Тапшыруда аның тормыш юлы, төрле илләргә сәяхәтләре, үзе нәшер иткән матбугат органнары, Госманлы дәүләтенә сыену сәбәпләре, Алманиядә имам булып тору чоры, Япониядәге эшчәнлеге хакында кызыклы мәгълүматлар китерделәр.
Себер татарларының күренекле вәкиле, мәгърифәтче, язучы-публицист Габдрәшит Ибраһим турындагы бу тапшыру Евразия язучылар берлегенең фикри һәм мәгълүмати ярдәме белән тормышка ашырылган. Аның сценарий авторы — Якуп Өмәроглу.
Габдрәшит Ибраһимов 1857елда Себердә Тара өязендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Алга таба Чиләбе, Төмән мәдрәсәләрендә укый. 1880 елны Гарәбстанга китеп, дүрт ел Мәдинә шәһәрендә укый. 1894-1896 елларда Истанбулда яши. Гомеренең соңгы елларын Япониядә үткәрә, анда ул Ислам динен җәелдерү буенча актик эшчәнлек алып бара. 1944 елда Токиода вафат була. Төркиядә яшәгән елларында себер татарларының күпләп госманлы дәүләтенә күченүен оештыра, Төркиядә Бөгрүделик исемле татар авылына нигез салучыларның берсе буларак беленә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз