news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең террорчылар төркеме Петербургтагы шартлауны финанслаган

Мәскәүнең Басман суды Петербург метросындагы теракт эше буенча унынчы кешене 3 нче июньгә кадәр кулга алган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүнең Басман суды судьясы Елена Ленская, террорчылык актында катнашкан унынчы кешене -  Әкрам Азимовны кулга алу турындагы карарны игълан иткәндә, Петербург метросындагы терактны финанслау Төркия халыкара террорчылык төркеме әгъзалары тарафыннан башкарылганын хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Эш барышында тупланган мәгълүматлар буенча, Әкрам Азимов, терактны башкару өчен, акча алган. Ул җинать төркеме әгъзалары өчен ялган документлар ясауда катнашкан. Элегрәк тоткарланган, Петербургтагы шартлауны оештыруда шикләнелгән Аброр Азимов шулай ук теракт башкару өчен акча алган һәм аны теракт башкаручы Әкбәрҗан Җәлиловка тапшырган.

Мәскәүнең Басман суды Петербург метросындагы теракт эше буенча унынчы кешене - Әкрам Азимовны 3 июньгә кадәр кулга алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100