news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Татарстандагы Баш Консулы Турхан Дилмачның Казандагы эш срогы бер елга озайтылды

Баш Консул эш срогының озайтылуы Татарстандагы зур күләмле икътисади һәм мәдәни проектлар белән бәйле.

(Казан, 22 декабря, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Төркиянең Татарстандагы Баш Консулы Турхан Дилмачның республикада эшләү срогы тагын бер елга озайтылды. Баш Консул “Татар-информ” хәбәрчесенә моның сәбәбен Татарстанда тормышка ашырырга кирәкле дәвамлы икътисади һәм проектлар булуы белән аңлатты.

Төркия кануннары буенча, дипломатлар чит илләрдә 6-7 елдан артык эшләми. Шул сәбәпле, быел җәй уртасында республикада инде 6 ел эшләгән Турхан Дилмачны бүтән консул алыштыру ихтималлыгы турында хәбәрләр барлыкка килде.

Баш Консул Төркия Президентының эш срогын тагын бер елга арттыру турындагы карарга имза кую турындагы хәбәрен шатланып кабул итүен әйтте. Бу хакта социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткәндә ул “матур, якты, нурлы Казанда” калам дип язган. Мондый тасвирлауны ул Тукай шигыреннән алганын әйтте. “Бу минем Тукайга җавабым”, - диде ул.

Турхан Дилмач теләсә нинди эштә “иртәгә эшеңнән китәргә мөмкинлек булуын да, калырга мөмкинлек булуын да” исәпкә алып хезмәт итәргә кирәк. Шул сәбәпле ул: ”Һәрвакыт Казанда калачакмын кебек итеп эшләдем”, - дип белдерде.

Баш Консул әйтүенчә, Татарстанда дәвамлы икътисади һәм мәдәни проектлар бар. Алар хакында Төркия Премьер-министры җитәкчелегендәге делегация Казанга килгәндә һәм Татарстан Президентының Төркиягә сәфәре вакытында да сөйләшүләр булган. Турхан Дилмачның Казандагы срогын озайту Төркия тышкы эшләр министрлыгының да, Төркиянең Россиядәге илчесенең дә теләге булган.
Турхан Дилмач үзенең Казандагы эш срогы тагын бер елга озайтылуына үзенең дә сәбәпче булуын әйтте.

“Безнең Төркия-Россия мөнәсәбәтләре хезмәттәшлеге юнәлешендә зур мөмкинлекләр бар. Бүгенгә кадәр күп әйбер эшләнде, ләкин тагын да эшләргә кирәк. Мин шушы мөмкинлекләр барлыгын әйттем. Минем үземнең Казанда калуга мөнәсәбәтемне сорадылар, мин шунда ук “рәхәтләнеп” дип җавап бирдем. Шуңа күрә тагын бер ел Казанда калачакмын”, - диде ул.
Баш Консул бу проектларның асылы нидән гыйбарәт булуын әйтүне иртә дип саный: “Алар хакында әйтсәм, бәрәкәте китәр”, - дип шаяртты ул бу проектлар хакында.

Турхан Дилмач киләсе елда Төркиягә кайтырга ниятли, әмма ул Казан белән араларны өзмәячәген белдерде. “Мин Казанда яшәвемә шат”, - диде ул.

Сүз уңаеннан, Турхан Дилмач Казанга эшкә билгеләнәчәген белгәч, дүрт ай эчендә татар телен өйрәнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100