news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач "Татар-информ" сайтын укып баруын әйтте

Төркия консулы "2017 елга язылу бүләк ит" республика акциясенә кушылды.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Төркиянең Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач "2017 елга газета-журналларга язылу бүләк ит" республика акциясенә кушылды. Турхан Дилмач “Казан” журналына Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Балалар йортын, Арчадагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортын, Арчадагы балалар йортын, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгын яздырды.

Төркиянең Татарстандагы консулы рус теленә караганда, татар телендә аралашу аңа җиңелрәк һәм ул татар матбугатын укып баруы турында әйтте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татарча вариантын, “Азатлык” редакциясе, “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” эшчәнлеген даими күзәтеп барам.  Бүгенге заман татар әдәбиятын укымыйм диярлек. Күбрәк сәясәт турында, яңалыклар, хәбәрләр укыйм", – диде консул.

“Бу ел авыр булды, киләсе ел безгә тынычлык алып килсен”, дип язып, Турхан Дилмач "Татмедиа" бинасының беренче катындагы Яңа ел чыршысына “шар” элеп куйды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100