Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалык министры Казанга килә
Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалык министры Казанга килә
(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ»). Бүген кич Казанга ике көнлек визит белән Төркия Республикасының төзекләндерү һәм торак хуҗалык министры Зеки Эргезен килә. Визит барышында Татарстан–Төркия хезмәттәшлеген киңәйтү мәсьәләләре каралачак.
2003 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында Төркия сигезенче урында тора. Әлеге илгә экспорт күләме 2002 ел белән чагыштырганда 12,2 тапкырга артып, 156,5 миллион доллар тәшкил иткән, импорт – 3,1 миллион. Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, экспортка җибәрүләр – 659,4 миллион доллар һәм импорт – 4,3 миллион доллар.
Зеки Эргезенның республикага визиты программасында Татарстан һәм Казан җитәкчелеге белән очрашу, сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек, төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыкларында сөйләшүләр планлаштырылган. Төркия министры Татарстанда төгәлләнеп килүче тузган торакны бетерү программасы белән тынышырга, төрек бизнесменнары белән очрашырга ниятли. Ул шулай ук Казанда Төркия Республикасының Генераль консуллыгының яңа бинасы төзелешендә беренче нигез ташын салу тантанасында катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз