news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалыгы министры Казанга килде

Төркиянең төзекләндерү һәм торак хуҗалыгы министры Казанга килде

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). ТР Премьер-министры чакыруы буенча Төркия Республикасының төзекләндерү һәм торак хуҗалыгы министры Эргезен Зеки рәсми визит белән Казанга килде. Бүген ул ТР сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов белән очрашты.

Хафиз Салихов сүзләренчә, республикалар арасында сәүдә-икътисади багланышлар тиешле дәрәҗәдә үсә. Ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан һәм Төркиянең тауар әйләнеше 1 миллиард доллардан артып китә. Шул рәвешле, Төркия Республикасы безнең өчен беренче номерлы сәүдә партнеры булачак (министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2004 елның беренче ярты еллыгында Татарстан һәм Төркиянең тышкы сәүдә әйләнеше 431,1 миллион доллар тәшкил иткән, әлеге күрсәткеч 2003 елның шул чорыннан 32,9 тапкыр артык), дип билгеләп үтте ул. Министр Татарстанның ирешкән уңышларда гына тукталып калырга җыенмавын искәртте. Ул төзелеш, төзелеш һәм бизәкләү материалларын җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук, Төркия һәм Татарстан эшмәкәрләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүне перспектив юнәлешләр, дип атады. Хафиз Салихов, кунакны Төркиянең Аурупа берлегенә керү буенча сөйләшләр башлану белән котлады.

Эргезен Зеки әфәнде республика җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде. "Безнең күңелләр һәркемгә дә ачык һәм анда Татарстан өчен һәрчак урын бар", - диде ул. Кунак безнең халыкларның уртак тарихы булуын һәм шуның өчен безнең балалар аны онытырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте.

Бүген Эргезен Зеки ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белән дә очрашты. Очрашуда, аерым алганда, төзелеш һәм бизәкләү материалларын бергәләп җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү турындагы карар кабул ителде. Министрлар, шулай ук, Төркия төзүчеләрен теркәү һәм республика территориясендә төзелеш фирмаларын лицензияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Яклар закон тарафыннан куелган шартларны үтәү һәм базарга намуссыз эш бирүчеләрне кертмәү турында килеште.

Бүген төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек итү Татарстан һәм Төркия багланышларында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Республикада Төркия фирмалары катнашы белән бер елдагы төзелеш эшләре күләме 50 миллион доллар тәшкил итә. Бу Татарстанның төзелеш базарында чит ил вәкилләренең иң югары күрсәткече.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100