news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең төньягындагы пыяла террасаны быел 450 меңнән артык кеше караган

Төркиядә каньон өстендәге беренче пыяла терраса 75 тонна авырлыкны күтәреп тора ала.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Төркиянең Сафранболу тирәсендәге Карабүк провинциясендә матур табигать кочагында урнашкан каньон өстендәге тарихи һәйкәлләрне һәм пыяла террасаны ел башыннан 450 меңнән артык турист караган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Үзенең тарихи һәйкәлләре белән билгеле булган Сафранболу ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән. Төркиядә 80 метр биеклектә каньон өстендә беренче күзәтү пыяла террасасы 2012 елда төзелгән. Аның озынлыгы 11 метр һәм ул 75 тонна авырлыкны күтәреп тора ала. Ул җирле һәм чит ил туристларын үзенә җәлеп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100