news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең сәяхәт агентлыкларына Казанның туризм мөмкинлекләре турында сөйләделәр

Истанбулда узган очрашудан соң Төркиянең туризм тармагы вәкилләре Казанны үз күзләре белән килеп күрергә теләк белдерде.

(Истанбул, 11 ноябрь, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура).10 октябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә урнашкан TÜRSAB Төркия туризм һәм сәяхәт агентлыклары берлеге үзәгендә Казан шәһәрен таныту чарасы уздырылды.

Татарстан башкаласына чит ил туристларын җәлеп итү максатын тоткан әлеге очрашуда Казан шәһәренең Туризмга ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова җитәкчелегендәге делегация, Истанбул губернаторы ярдәмчесе Исмәгыйль Гөлтәкин, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, "Идел-Урал" татар җәмгыяте, Казан кунакханәләре вәкилләре, бизнесменнар, Төркиянең сәяхәт тармагы агентлары катнашты.

Татарстанлыларны губернатор ярдәмчесе сәламләде. "Соңгы ике елда без Россиядән һәм башка илләрдән килүче бик күп туристларны югалттык. Хәзер инде күрсәткечләр янә югары булган вакытка, 2015 елга кайтты. Без алга таба бу өлкәне үстерергә һәм Татарстан белән ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек алып барырга телибез. Истанбулга килгән һәр турист үз өендәге кебек хис итсен өчен тырышырбыз", - диде Исмәгыйль Гөлтәкин.

Казан шәһәренең Туризмга ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова 2012 елдан Казан һәм Истанбулның - тугандаш шәһәрләр булуына игътибар юнәлтте. "Безнең шәһәрләрне 3 мең чакрым ара аерса да, дуслык, дини һәм мәдәни традицияләр берләштерә. Бүгенге очрашу да шуны күрсәтә. Ике шәһәр халкын тагын да якынайту, бер-берсенә таныту максатыннан җыелдык.  Казан мең еллык тарихы булган шәһәр. Бездә туристларны гаҗәпкә калдырырлык мәдәни һәм тарихи мирас саклана, дөньякүләм фестивальләр, спорт чаралары уздырыла", - дип сөйләде ул. Казанга багышланган видеолар исә әлеге сүзләргә бер дәлил буларак тәкъдим ителде.

Очрашуда һәр турист өчен мөһим булган өч юнәлеш - вакытлыча яшәү урыны булган кунакханәләрдәге шартлар, тамак туйдыру урыннары һәм шәһәр белән танышу юлкүрсәткечләре тәкъдим ителде.

Иң баштан сүз кунакханәләр турында барды. Бу уңайдан Казан үзәгендә урнашкан "Шаляпин Палас отель", "Казан Гранд Отель" кунакханәләрендәге шартлар турында сөйләнелде.

Аннары сүз милли ризыкларга күчте. "Түбәтәй"  тиз туклану челтәренең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов туристларның җирлекнең милли ризыклары белән кызыксынулары хакында әйтте. "Түбәтәй" - беренче татар тиз туклану челтәре. Татар хәләл ризыкларын бөтен дөньяга таныту - безнең максатыбыз. Өйдәге кебек тәмле пешерелгән ризыклар әзерлибез. Моннан тыш ризыкларны кешеләр үзләре белән алып китә алсын, - диде. - Туристлар безнең төп аудиториябез. Шуңа күрә аларның ихтыяҗларын истә тотабыз. Алар йөри торган урыннарда эшлибез, менюлар өч телдә... Безнең менюда бары тик татар ашлары һәм үзебезнең рецептлар буенча пешерелгән ашлар. Мәсәлән, "кыстыбургерлар" - милли ризык кыстыбыйның күп сандагы төрләрен тәкъдим итәбез".

Бүгенге көндә Россиянең һәм Казахстанның 13 шәһәре "Түбәтәй"ле булган. Ике ел дәвамында 26 "Түбәтәй" ачылган. Шулай ук, Руслан Гыйльметдинов кунакларны җәлеп итү максатыннан милли бизәкләргә игътибар итүләрен җиткерде. Үзенчәлекле павильоннар татарларның милли баш киеме түбәтәй рәвешендә, кафе һәм рестораннарында да милли дизайн кулланылган.

"Тамак туйгач шәһәрне карарга кирәк", - дип башлады сүзен Мозаффар Сабирҗанов һәм Казанда  туристларны йөртә торган ике катлы автобуслар белән таныштырды. Әле русчага, әле төрекчәгә күчеп, "Ике катлы, өсте ачык автобусларда шәһәр буйлап экскурсия ясау бизнесына Истанбулда өйрәндем. Алты ел монда эшләдем. 2013 елда Казанда башладык. Үземнең фирмамны ачтым һәм анда яшим", - диде ул. Бу автобусларда йөрү вакыты - 1 сәгать 10 минут. 10 тукталыш каралган. Футбол чемпионатына яңа маршурт тәкъдим итәчәкләр. Ул 1 сәгать 40 минутлык маршрут, аның тукталышлары да күбрәк булачак, димәк, шәһәрнең тарихи урыннарын күбрәк карап булачак. "Автобусларда Казан турында 9 телдә сөйлибез. Рус, татар һәм башка чит телләр. 7нчесе - төрек теле. Кунакларны төрекчә Төркиянең танылган спортчысы, "Рубин" футбол командасы уенчысы Гёкдениз Карадениз сәламли.  Без "Рубин" белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Кайбер көннәрне футболчылар үзләре дә киләләр, туристлар белән аралашалар", - дип дәвам итте тумышы белән Үзбәкстаннан булган бизнесмен.

Чарада катнашучылар исә губернатор ярдәмчесенә Казан һәм Истанбул арасында очучы самолетларга билетларның бик кыйммәт булуы хакында әйтеп, туризмны үстерү өчен аларның бәясен төшерү мөмкинлеген карау кирәклегенә басым ясадылар. Төркия татарлары исә, Казан күчтәнәчләре - чәкчәкләр белән сыйлангач, "Түбәтәй"нең Истанбулда да ачылуын теләделәр.

Очрашу дәвамында Казанны, татарлар тормышын төрле яклап чагылдырган видеолар күрсәтелде, брошюралар, сувенирлар таратылды. Шулай да TÜRSAB вәкилләре - Төркиянең сәяхәт агентлары Казанны үз күзләре белән күрү яхшырак булыр дигән фикердә калды. "Без татар кардәшләребезне бик яратабыз. Ә яраткан кешене күрергә кирәк. Үзебез күрмәсәк, тоймасак юлламаларны сату авыр булыр", - диделәр һәм Казанга киләчәкләрен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100