Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Мармарис халкы Түбән Кама үткәргән open-air фестивален бәяләде
Фестиваль кулинария тамашасы белән башланып китте, Түбән Кама аш пешерүчеләренә Мармаристан дүрт пешекче ярдәм итте.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Кама халкы Төркиядә фестиваль уздыра. Әлеге проект Түбән Кама һәм Мармарис арасында кардәшлек элемтәләрен үстерү нәтиҗәсе булды. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2018 елда фестивальне Түбән Кама шәһәрендә үткәрделәр. Кичә Мармариста ачык һавада зур концерт булды, бүген артистларны күрше Ичмәләр шәһәрендә көтәләр.
Тугандаш килешүне гамәлгә ашыру кураторы Ольга Курдюкова сүзләренчә, Түбән Кама халкы Мармарисның төп мәйданында чыгыш ясады.
Фестиваль кулинария тамашасы белән башланып китте, Түбән Кама аш пешерүчеләренә Мармаристан дүрт пешекче ярдәм итте. Алар кыстыбый, өчпочмак һәм чәкчәк әзерләгәннәр.
Концерт үзе төрек ансамбленең фольклор чыгышыннан башланды, аннары сәхнәгә «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле чыкты.
Куратор сүзләренә караганда, түбәнкамалыларның килүе татар диаспорасы өчен аеруча мөһим булган. «Безгә кичә Төркиядә яшәүче татарлар, революция вакытында Россиядән күчеп килгән татарларның нәселләре, Идел буе, Урал татар туристлары килде һәм концерт өчен рәхмәт белдерде», – диде Ольга Курдюкова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз