news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Кютахья шәһәре Чистай белән туганлашырга әзер

Төркиянең Кютахья шәһәре Чистай белән туганлашырга әзер

(Казан, 17 декабрь, «Татар–информ», Ирина Ксенофонтова). Бүген Татарстан эшкуарлары белән Төркиянең эшлекле даирә вәкилләре очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен турында фикер алышты. Кютахья шәһәре һәм аның провинциясе хакимияте башлыгы Мостафа Ича җитәкчелегендәге төрек делегациясе «Сәүдә–икътисади, фәнни–техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында» хөкүмәтара Килешү кысаларында ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча кичә кич Казанга килде.

Төрек делегациясе составында – файдалы казылма чыганакларын эшкәртү һәм табу, төзелеш индустриясе, азык һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә мәшгуль компания җитәкчеләре һәм баш белгечләре. Визитның максаты – Татарстан базарын өйрәнү, республиканың бизнес–структуралары белән эшлекле элемтәләр урнаштыру, сәүдә һәм мәдәни багланышларны ныгыту.

Кютахья шәһәре һәм аның провинциясе хакимияте башлыгы Мостафа Ича «Татар–информ» агентлыгы хәбәрчесенә белдергәнчә, төрек ягының Татарстанның сәнәгать күргәзмәләрендә үз предприятиеләре продукциясен тәкьдим итү, туристлар алмашу һәм безнең республиканың кече һәм урта бизнес вәкилләре белән тыгыз багланышлар урнаштыру ниятләре бар. Монна тыш, Кютахья шәһәре Чистай белән тугандаш булырга әзер, алар халык саны һәм сәнәгый потенциаллары буенча да охшаш.

Бүген төрек делегациясе «Татнефтехиминвест–холдинг» ААЖдә «Бинатекс» технологиясен (юллар бозлануга каршы реагентлар) сатып алу шартлары карыячак һәм «КамАЗ» ААЖдә булачак. Иртәгә ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хужалык министрлыгы белгечләре белән очрашу күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100