news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Кютахия шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмендә татар мәдәнияте турында сөйләгәннәр

Кардәш халыкларга татар милли киемнәрен һәм ашларын тәкъдим иткәннәр.

Төркиянең Кютахия шәһәрендә Нәүрүз бәйрәмендә татар мәдәнияте турында сөйләгәннәр
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә Кютахия шәһәренең Думлупынар районында «İyi» («Яхшы») партия әгъзалары беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен үткәргән.

«Рәсми саннарга килгәндә, Думлупынар районында өч меңгә якын халык яши һәм анда Нәүрүз бәйрәме беренче тапкыр үтте. Чарада, җирле халыктан тыш, татар, кыргыз, уйгыр, төрекмән, азәрбайҗан халыклары да килде. Беренче Нәүрүздә татарлар да катнашты, байрак һәм милли кием аша мәдәниятебез белән таныштырдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар кызы, Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның әйтүенчә, Думлупынар җирле халкы кардәш халыкларның мәдәнияте белән танышкан. «Кунакларга истәлек бүләкләре бирелде. Алар татар милли киеме, Татарстан байрагы, татар ашлары белән танышты. Яңарыш аңламындагы төркиләрнең уртак бәйрәме булган Нәүрүз тимер сугу, учактан сикерү, атлар биюе, җирле халыкның җыр-биюләре белән күңелле узды», — дип сөйләде ул.

«Караҗамнар гаиләсендә кунак булдык. Аларның музей кебек өйләрендә иртәнге ашлары белән сыйландык. Думлупынарлыларның киң күңеллелеге, кунакчыл булулары яңгырлы көнне җылытты. Чарага чакырып, мәдәниятебез белән таныштыру форсатын биргән бу чараны оештыручыларга рәхмәт», — диде Айгөл Зара Кәбирова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100