news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең кышкы курортларында ял итүчеләр күп булачак

Олыдаг тау чаңгысы курорты кышкы сезонны ачарга әзерләнә.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Төркиянең Олыдаг тау чаңгысы курорты - иң танылган кышкы ял итү урыннарының берсе. Отель җитәкчеләре бу сезонда монда ял итәргә килүчеләрнең күп булырына ышана. Бу хакта Анадолу сайты хәбәр итә.

Олыдагта кар ярты метр биеклектә яуган инде. Отельләрнең бер өлеше үз эшен башлаган. Монда җирле һәм чит ил туристлары ял итә. Башка отельләр декабрь ахырына кадәр ачылып бетәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәренә алып куелган урыннар саны отель җитәкчеләрен куандыра. 

Бурса Мәдәният һәм туризм идарәсе мәгълүматлары буенча, узган сезонда Олыдаг кышкы курортларында 85 меңгә якын кеше ял иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot