Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Консулы Турхан Дилмач: “Казан - төрки дөньяның фәнни үзәкләреннән берсе”
Фәнни конференциянең пленар утырышы Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында ачылды.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция башланып китте. Конференциягә чит илләрдән – 22, Россия регионнарыннан 44 галим - җәмгысы 150 катнашучы килгән.
Фәнни конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.
Фәнни конференциянең пленар утырышы Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында ачылды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач сәламләде.
Министр кунакларын сәламләп проблеманың әһәмиятен билгеләп узды, “Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас турында” Татарстан Законы әзерләнүен искәртеп узды. Турхан Дилмач үзенең фамилиясе тылмач сүзеннән ясалганын әйтеп, “Татарга тылмач кирәкми” дигән мәкальне искә төшереп, үз чыгышын һәрвакыттагыча татарча ясады. Ул Казанны төрки дөньяның фәнни үзәкләреннән берсе дип атады, Төркиядән унбишләп галим килүен әйтте һәм чыгышын тәмамлап: “Без азрак, галимнәр күбрәк сөйләсә хәерле булыр”, - дип тәмамлады.
Конференциянең пленар утырышында Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Казахстан, Таҗикстан галимнәре чыгыш ясады.
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе конференциянең аралашу теле инглиз, рус һәм төрки телләр булуын искәртеп узды. Галимнәр пленар утырышта, нигездә, үз телләрендә чыгыш ясадылар, кайберләре чыгышларын өлешчә русча ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз