news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы консулы флейтада уйнады

«Исәнме, Нәүрүз, язгы бәйрәм» күргәзмәсе ачылышында Моцарт көйләре, фин татарлары җыры яңгырады.

Төркиянең Казандагы консулы флейтада уйнады
Рамиль Гали

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган «Исәнме, Нәүрүз, язгы бәйрәм» күргәзмәсе ачылышында төрек флейтасында уйнады. Консуллык бинасында Казан рәссамы Полина Илюшкина картиналарыннан оештырылган күргәзмә Нәүрүз бәйрәменнән тыш, Төркиядә туристлык сезоны ачылышына да багышланган иде.

Консуллык кунаклары игътибарына рәссамның 30дан артык эше тәкъдим ителгән. Аларның күбесен пейзажлар һәм Төркия шәһәрләре сурәтләнгән картиналар тәшкил итә. «Миңа пейзажлар һәм диңгез күренешләрен рәсемгә төшерү бик тә ошый, табигать матурлыгын сурәтләргә яратам. Төркиянең табигате искиткеч, мин биредә еш булам», - диде Полина Илюшкина.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен Әхмәт Садыйк Доган ачты. «Россия белән Төркия арасындагы дуслык ныгыганнан-ныгый. Безнең күргәзмәнең максаты – Татарстанның сәнгать эшлеклеләренә ярдәм күрсәтү. Без алга таба да мондый чаралар оештырачакбыз. Әлеге чаралар - без «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе белән берлектә гамәлгә ашыра торган хәйрия эшчәнлегенең бер өлеше», - диде дипломат.

Аның сүзләрен ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да хуплады. Ул ике республиканы күп кенә өлкәләрдәге хезмәттәшлек һәм дуслык берләштерүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100