Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дильмач вазифасыннан китә
Бу хакта ул бүген Төркия Республикасы оешуга 94 ел тулуга багышланган кабул итү кичәсе вакытында игълан итте.
(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Төркиянең Казандагы Генераль Консулы Турхан Дильмач вазифасыннан китә. Бу хакта ул бүген Төркия Республикасы оешуга 94 ел тулуга багышланган кабул итү кичәсе вакытында игълан итте.
"Без Төркия Республикасы Җөмһүрияте корылуның 94 нче елын билгеләп үтәбез. Быел бу милли көн белән мин, Казанда Төркиянең Генераль Консулы буларак дүртенче ел котлыйм, һәм кызганыч, соңгысы. Форсаттан файдаланып, вазифаларымны башкару вакытында миңа булышлык күрсәткән өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сез беләсез инде, соңгы 25 елда Төркия белән мөнәсәбәтләр өлкәсендә зур алга китеш күзәтелде. Ике күрше ил бөтен вакытлы кыенлыкларны һәм авырлыкларны җиңеп чыгу өчен теләктәшлек күрсәтте. Бу безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә. Татарстан исә безнең Төркия-Россия мөнәсәбәтләрендә аерым урын алып тора. Туганлыгыбызның тарихи тамырлары нык һәм алар көчле" - диде Генераль Консул һәм соңгы арада уртак башкарылган эшләрнең күп булуын әйтте. Əмма икътисад, мәгариф, мәдәни өлкәдә гамәлгә ашырасы эшләрнең күп булуын билгеләп үтте. Турхан Дильмач киләчәктә Мари Эл, Башкортстан, Чувашстан белән дә мөнәсәбәтләрнең алга таба үсәчәгенә өмете булуын да белдерде.
"Яшәсен Төркия-Россия дуслыгы! Яшәсен Төркия -Татарстан дуслыгы!", - дип тәмамлады ул чыгышын.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Турхан Дильмачның Консуллык итү вакыты ахырыга якынлашса да, әле гамәлләр кылырга вакыт булуын ассызыклады һәм Генераль Консулга бүгенге кичәне оештырган өчен рәхмәт белдерде.
"Туган көнгә иң якыннарны гына чакыралар. Бүген бирегә Россия һәм Төркиянең чын дуслары җыйналган. Мин Хөкүмәт исеменнән, Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән сәламнәрымны җиткерәм. Чыннан да, безнең аралар дус, тату һәм туганнар кебек булды һәм булачак та. Без бер-беребезгә ышанып, дус булып яшибез һәм яшәячәкбез", - диде ул.
Премьер-министр урынбасары Төркия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәрвакыт якын булуын, инвестиция проектларының зур икәнен дә ассызыклады һәм Төркия халкын Республика көне белән тәбрик итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз