news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Казандагы генераль консулы Татарстан мөфтие резиденциясендә булды
Генераль консул яңа вазыйфага билгеләнгәч мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән беренче тапкыр очраша
Скопировать ссылку
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Тутаны кабул итте.
Консул белән очрашуда мөфтинең дин мәсьәләләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара бүлеге җитәкчесе Җәмил хәзрәт Юскаев та бар иде.
Генераль консул яңа вазыйфага билгеләнгәч мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән беренче тапкыр очрашты.
Очрашу генерал консулның Казанда яшәүчеләргә карата әйтелгән җылы сүзләреннән башланды. Ул кунакчыл булуга һәм төрле конфессия кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә шаккатуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, төрле илләрдә эшләсә дә, Татарстандагы кебек җайга салынган конфессияара мөнәсәбәтләрне беркайда да күрмәгән.
Госман хәзрәт Исхакый генераль консулга мәчет һәм мәдрәсәләрдә намаз укучылар санын артуын әйтеп республикада исламның үсеш алуы турында сөйләде, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән Төркиянең Казандагы консуллыгы арасындагы мөнәсәбәтләр буенча фикер алышты һәм консулга яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Очрашу ахырында Госман хәзрәт Исхакый һәм Әхмәт Тута истәлекләр бүләкләр алмашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2