Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркиянең Казандагы Генераль консулы: Татар телен белүнең файдасын тойдым
Дипломат «Татар-информ» агентлыгына телне өйрәнүдә үз тәҗрибәсе хакында сөйләде.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач «Татар-информ» агентлыгына татар телен белүе эшендә ничек ярдәм итүе хакында сөйләде. Дипломат телне өйрәнүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татар һәм төрек телләрендә 70 процентка якын сүзнең нигезе уртак, ди дипломат. Шунлыктан телне өйрәнү кыен булмаган. «Шуны беләм: татарчаны яхшы белүчеләргә төрек телен өйрәнүе кыен түгел. Аларга Төркиядә 2-3 ай яшәү дә җитә – алар шул арада телне үзләштереп тә өлгерә», - диде ул.
Дипломат Казанда өч ел дәвамында Генераль консул булып эшләгәннән соң гыйнварда үз вазифасыннан китә. Шушы вакыт эчендә аңа татар теле төрле дәрәҗәләрдә элемтәләрне үстерергә ярдәм иткән.
«Мин татарчаны камил белмим, чөнки ул бик бай тел, анда сүзләр күп, мин аларның бик аз өлешен генә беләм. Шул телдә чыгыш ясарга, җитәкчеләр белән очрашкан вакытта татар телендә сөйләшергә тырыша идем. Татар телен белүнең файдасын тойдым», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз