news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы Казан рәссамының "Исәнме, Нәүрүз" күргәзмәсен ачты

Күргәзмәгә рәссам Полина Илюшкинаның соңгы өч елда Алания, Кемерда ясалган утызлап картинасы куелган.

Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы Казан рәссамының "Исәнме, Нәүрүз" күргәзмәсен ачты
Рамиль Гали

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы Төркиядә туристлар сезоны башлануын Казан рәссамы Полина Илюшкина күргәзмәсе аша хәбәр итте. Кичә Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы залында рәссамның Төркиягә багышланган картиналары күргәзмәсе ачылды. Тантанада “Татар-информ” хәбәрчеләре дә бар иде.

“Исәнме, Нәүрүз!” дип аталган күргәзмә ачылу тантанасын Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде.

Әхмәт Садыйк Доган - Төркиянең 1996 елда Казанда ачылган Генераль консуллыгының унберенче консулы. Ул үз вазифаларына быел гыйнвар аенда кереште. Ул үзенең сәламләү чыгышын рус телендә укыды.

«Россия белән Төркия арасында багланышлар көннән көн ныгый бара. Безнең максатыбыз – Татарстанда яшәп иҗат итүче сәнгать эшлеклеләренең хезмәтен күрсәтү. Без алга таба да мондый мәдәни чараларны оештырып торачакбыз”, - дип вәгъдә итте ул. Генераль консул бу эшләрне “Мәрхәмәт-Милосердие” оешмасы белән бергәләп башкаруларын да ассызыклады.

Хатын-кыз депутатларның “Милосердие-Мәрхәмәт” иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе дә булып торган Татьяна Ларионова күргәзмә ачылу тантанасына килгән кунакларны беренче чын мәгънәсендәге җылы язгы көн белән котлады. Нәүрүз бәйрәменең төрки халыкларның уртак бәйрәме булуын һәм аның Татарстан өчен дә әһәмиятен билгеләп үтте. Ике республиканы озак еллардан килгән дуслык бәйләве турында әйтте. Төрек һә татар халкы өчен гаилә кыйммәтләренең уртак булуын ассызыклап, генераль консулның хатыны Мария Доганга картина бүләк итте.

Күргәзмәгә рәссам Полина Илюшкинаның соңгы өч елда Алания, Кемерда ясалган утызлап картинасы куелган.
Күргәзмә ачылу тантанасын музыкаль яктан “Ренессанс” скрипачлар ансамбле бизәде. Казан консерваториясе профессор Марат Әхмәтов кунакларны сәламләп Финляндиядә яшәүче татарлар аша Казанга әйләнеп кайткан “Илкәем” көен башкарды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100