news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Анкарада Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан

Казанда өч ел эшләгән Генераль консул Турхан Дильмач Анкарада Татарстан Президенты белән очрашуда төшкән фото куйган.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Анкарада Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Турхан Дильмач белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашкан. Очрашуда төшкән фото Дильмачның Instagram аккаунтында чыккан.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Анкарада эшлекле сәфәрдә. Татарстан Президенты  Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы белән дә очрашты.

Турхан Дильмач Казанда Төркия Генераль консулы вазифасында өч ел эшләде. Ул агымдагы ел башында вазифасыннан китте. Хәзер бу вазифаны Әхмәт Садык Доган били.

news_right_1
news_right_2
news_bot