news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Кайсери шәһәрендә булган терактта 13 кешенең гомере өзелгән

Төркия Хөкүмәте рәисе бу терактны кешелеккә карата кылынган җинаять дип атаган.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Бүген Төркиянең Кайсери шәһәрендә тукталышта автобуска террорист һөҗүм ясау нәтиҗәсендә 13 кешенең гомере өзелгән, 50 дән күбрәк кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

“Үткән шимбә Истанбулдагы терракттан соң да әле безнең йөрәкләребез әрни. Без бу һөҗүмнәр төбәктә, Сириядә, Иракта, хәтта икътисад өлкәсендәге вазгыятькә дә бәйле түгеллеген беләбез”, - дип белдергән илнең президенты NTV телеканалына, дип яза ТАСС.

Төркия Хөкүмәте рәисе дә бу һөҗүмне "кешелеккә карата кылынган җинаять" дип атаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot