news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Kastamonue Enterge компаниясе Татарстанга инвестицияләр салырга әзер

Компания “Алабуга” МИЗ да уртача тыгызлыктагы агач-җепселле плитәләр, паркет һәм ДСП производствосын ачарга ниятли

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ” ). ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүген “Евромани-Казан 2009” инвестиция форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды, дип хәбәр итә министрлыкның матубгат хезмәте.Татарстан министры Төркиянең Kastamonue Enterge һәм Turkapital Holding B.S.C компанияләре вәкилләре, Ауропа Реконструкция һәм Үсеш банкының Идел буе федераль округындагы вәкиллеге башлыгы Михаэль Хоффманн белән очрашкан.

Kastamonue Enterge компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры Онар Гювен белдерүенчә, күптән түгел Татарстанга сәфәр һәм Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашудан соң, компаниянең Директорлар советы Татарстанга инвестицияләр салу турында карарга килгән. Әлеге төрек компаниясе “Алабуга” МИЗ да уртача тыгызлыктагы агач-җепселле плитәләр, паркет һәм ДСП производствосын ачарга ниятли. Шул рәвешле биредә 250 ләп яңа эш урыны барлыкка киләчәк. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, безнең производствоны эшләтеп җибәрү белән, янәшәдә мебель фабрикалары барлыкка килә”, - ди Гювен. Равил Зарипов Kastamonue Enterge вәкилләренә “Алабуга” МИЗ инфраструктурасының торышы, кадрлар потенциалы хакында җентекле мәгълүмат биргән. Аның белдерүенчә, махсус икътисади зона мәйданында әлеге проектны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекнең җентекле планын да төзеп булачак.

Ә Төркиянең Turkapital Holding B.S.C компаниясе Татарстан икътисадының төрле секторларына караган берничә проектны инвестицияләү мөмкинлеген өйрәнә. Шәхси йортлар төзелешенә караган проектлар аларда аеруча кызыксыну уяткан. Генераль директор Фаваз Әль Исса бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы очрашуда шулай дип белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100