Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең Кара диңгез университетында Казан татарларының мәдәнияте тәкъдим ителгән
Трабзонда яшәүчеләргә беренче тапкыр Татарстан һәм татар милләте кешеләре турында сөйләгәннәр.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кара диңгез техник университеты әдәбият факультетының төрек теле һәм әдәбияты бүлегендә Казан татарларының мәдәнияте тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
«Чара бик зур кызыксыну уятты. 150 кешелек бүлмә шунда ук тулды, ахырдан басып тыңлаучылар белән тулы иде. Мондый чараны үткәрүне күптәннән уйлап йөри идем. Трабзонда татарларны белмиләр. Биш ел элек монда килеп эләккәч, трабзонлылар белән танышканда „мин Татарстаннан“, дигәнгә „ә, Казахстан!“ — дияләр иде. Бүген дә шулай. Дөресрәге, бу чарага кадәр шулай иде», — диде ул.
Бәйрәмне күрергә дип төрек теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе профессор А.Мевһибе Җошар, фольклор кафедрасы җитәкчесе профессор Кемал Үчүнҗү, тарих бүлеге укытучысы доцент Дәрья Пашаоглу, иске төрек әдәбияты бүлеме укытучысы Седа Уйсал Бозаслан, Яңа төрек теле бүлеге укытучысы Музаффер Узун килгән.
«Хөрмәтле Музаффер Узун, әйтеп китәсем килә, минем Төркиядәге беренче укытучым. Төрек телен аннан өйрәндем. Форсаттан файдаланып, аңа чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Чарада, шулай ук, университет каршындагы Төмер (төрек телен өйрәнү үзәге) укытучылары һәм укучылары бар иде. Аерым әйтеп китәсем килә, әлеге университетта укучы татар яшьләрен күрү зур шатлык иде!», — диде Айгөл Зара Кәбирова.
Айгөл сүзләренчә, Трабзонда татарлар «бармак белән генә санарлык». «Чарага чәкчәк һәм кош теле пешергән, чараны татар җырлары белән ямьләндергән Кайбыч районы Кече Кайбыч авылы татар кызы Кадрия Сойтекиноглу белән 12 кеше санадык», — диде ул.
«Ниһаять, Кара диңгезнең иң мәшһүр шәһәрендә Татарстанны картада күрделәр. Казан татарлары гореф-гадәтләре, йолалары, теле, ашлары, костюмнары белән таныштылар. Чараны Кадрия ханымның тугыз яшьлек кызы Ясминә Тукаебызның „Туган тел"е белән ачып җибәрде, ә үзе «Авыл көйләре» һәм «Сандугачым-тургаем» белән йомгаклады», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз