news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең көньяк-көнчыгышында теракт: 18 кеше үлгән

Мина куелган йөк машинасы армия КППсы янында шартлаган, һөҗүм оештыруда Көрдстан Эшче партиясе боевикларыннан шикләнәләр.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Төркиянең көньяк-көнчыгышында КПП янында йөк машинасы шартлау аркасында ким дигәндә 18 кеше үлгән, шул исәптән хәрби хезмәткәрләр, тагын 27 кеше яраланган. Бу хакта Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым белдерә дип хәбәр итә "Би-би-си" хезмәте.

The Associated Press ачыклык керткәнчә, теракт Хаккари провинциясе Шемдинли шәһәреннән 20 км ераклыкта армиянең «Дюрак» контроль-кертү пунктында булган. Бу төбәк Гыйрак белән Иранга чиктәш.

Төркия Премьер-министры сүзләренчә, шартлаган йөк машинасында 4-5 тонна шартлаткыч матдә булган. Һәлакәт урынында 7 м тирәнлектә һәм 15 м диаметрлы уем хасил булган.

Террорчылык һөҗүмендә Көрдстан Эшче партиясе боевикларыннан шикләнәләр. Бу көрд сепаратистлары ягыннан беренче генә һөҗүм түгел дип билгеләп үтә Slon.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100