news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Төркиянең көньяк-көнчыгышында комендант сәгате игълан ителгән

6 октябрьдән бирле көрдләрнең каршылык акциясе уза, алар Әнкараның аларның Сүриядәге кабиләдәшләренә ярдәм итүен таләп итә

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Төркия хакимияте ил төбәкләренең көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә, каршылык белдерүчеләрнең полиция белән бәрелешләре дәвам итү сәбәпле, комендант сәгате игълан итте. Бу хакта “Русская служба BBC” хәбәр итә.

Элек Төркиядәге каршылык акциясеннән соң 21 кеше үлгән, уннарча кеше тоткарланган дип хәбәр ителгән иде. Каршылык акцияләренә, “Ислам дәүләте” боевикларының, нигездә, көрдләр яши торган Сүриянең Кобани шәһәренә кинәт һөҗүме сәбәп булган.

6 октябрьдән бирле көрдләрнең каршылык акциясе уза, алар Әнкараның аларның Сүриядәге кабиләдәшләренә ярдәм итүен таләп итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100