news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган теракт нәтиҗәсендә 3 яшьлек бала һәлак булган

Сирия белән чиктәш Вираншехир шәһәрендәге шартлауда бердән өчкә кадәр кешенең гомере өзелгән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Сирия белән чиктәш төрек шәһәре Вираншехирдагы шартлау нәтиҗәсендә 3 яшьлек бала һәлак булган һәм тагын 15 кеше яраланган. Бу хакта Шанлыурфа провинциясе губернаторы Гюнгера Азим Туна белдергән, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Соңрак Төркиянең хокук саклау органнарындагы чыганак һәлак булучыларның саны 3 кешегә җитүен хәбәр иткән.

Төрек агентлыгы Anadolu мәгълүматларына караганда, шартларткыч белән тутырылган автомобиль прокурорлар һәм судьялар фатирлары урнашкан бина янында шартлаган. Терактның максаты алар булуы ихтимал.

“Би-би-си рус хезмәте” Вираншехирада яшәүче халыкның күбесе көрдәләр булуын искәртә.

Һөҗүм ясаучылар я Көрд эшче партиясе боевиклары, я “Ислам дәүләте” терротистик төркемнәре булу мөмкин. (ДАИШ Россиядә тыелган).

news_right_1
news_right_2
news_bot