news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең көньяк-көнбатышында җир тетрәгән

Денизли хакимияте җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар булмавын хәбәр иткән.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Төркиянең көньяк-көнбатышында 5,5 балл магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Төркия хөкүмәте каршындагы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, җирле вакыт буенча 09.34 сәгатьтә Денизли провинциясе Аджыпаям районы тирәсендә җир тетрәве теркәлгән.

Җирле вакыт буенча 09.38 һәм 09.41 сәгатьләрдә 28 тирбәнеш, шул исәптән 4,8 һәм 4,5 балл магнитудалы тетрәнүләр билгеләнгән.

Денизли хакимияте җир тетрәү нәтиҗәсендә корбаннар булмавын хәбәр иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100