news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең көнчыгышында көчле җир тетрәү булган

Табигать бәла-казасының нинди корбаннарга китерүе турында мәгълүматлар юк.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Төркиянең көнчыгышындагы Малатья провинциясендә 4,5 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Төркия Хөкүмәте каршындагы Гадәттән тыш хәлләрнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмау һәм бетерү идарәсе (AFAD) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 15 апрельдә җирле вакыт белән 07.41 сәгатьтә теркәлгән җир тетрәүнең үзәге Аргуван районында булган.

Табигать бәла-казасының нинди корбаннарга китерүе турында мәгълүматлар юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot