Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35кә җиткән
1600дән артык кеше зыян күргән.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 кешегә җитте. Бу хакта илнең вице-президенты Фуат Октай хәбәренә сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.
Элегрәк 29 кеше һәлак булганлыгы һәм 1466 кеше зыян күргәнлеге турында сүз булган иде. Кырык дүрт кешене исән килеш өем астыннан алып чыкканнар.
Җомга көнне 20:55 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Сивридж шәһәре тирәсендәге Элязыг провинциясендә 6,8 санлы магнитудалы җир тетрәве булды.
Төркиянең 1600дән артык гражданы илнең көнчыгышында җир тетрәү вакытында зыян күрде, хастаханәләрдә 104 яралы кала, диелгән хәбәрдә.
«Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 35кә җитте», - диде Октай, Анкара Гадәттән тыш хәлләр агентлыгында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда. 1607 кеше зыян күргән, шуларның 1503е хастаханәләрдән чыккан инде. Коткаручылар 45 кешене исән килеш өемнәр астыннан алган.
Адан, Хатай, Османие, Тунджели, Газиантеп, Шанлыурфа, Малатья, Мардин, Самсун, Токат, Чорум һәм Кайсери көнчыгыш төрек провинцияләрендә, шулай ук Сириянең төньягында җир тетрәве сизелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз