news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең көнчыгышында апрель аенда кар яуган

Агры тавы түбәсе һәм 2 мең метр биеклегендәге тау битләре кар белән капланган.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Төркиянең көнчыгышында апрель аенда кар яуган. Төркиядәге иң биек тау – Агры түбәсен кар каплаган, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

Ыгдыр һәм Агры провинцияләре чигендә урнашкан, 5137 метр биеклегендәге тау Әрмәнстан, Азербайҗан һәм Иран территориясеннән уч төбендәге кебек күренеп тора.

Агры тавы түбәсе һәм 2 мең метр биеклегендәге тау битләре кар белән капланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot