news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең көнчыгышында 5,3 магнитудалы җир тетрәү булды

Җир тетрәү зонасында зыян күрүчеләр һәм җимерелгән урыннар юк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү вакыты буенча 9:37 сәгатьтә Төркиянең кынчыгышындагы Элязыг шәһәре районында 5,3 магнитудалы җир тетрәү булды. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казалар буенча идарәсенә сылтама белән РИА Новости яза.

Төркиянең Эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу хәбәр иткәнчә, беренче мәгълүматлар буенча, җир тетрәү зонасында зыян күрүчеләр һәм җимерелгән җирләр булмаган. Мөмкин булган зыянны бәяләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100