news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең "IRCICA" үзәгендә Мәрҗани мирасы турында фикер алыштылар

Очрашу барышында яклар күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның ислам дөньясында тоткан роле һәм урыны турында фикер алыштылар.

Төркиянең "IRCICA" үзәгендә Мәрҗани мирасы турында фикер алыштылар
dumrt.ru

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Җөмәдәл-әүвәл аеның бишенче көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиягә эш сәфәре кысаларында Истанбулда IRCICA Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге генераль директоры Халит Ирэн белән очрашты. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның ислам дөньясында тоткан роле һәм урыны, шул исәптән, аның "Вафият әл-әсләф..." китабы турында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта үзәктә галимнең әлеге хезмәте буенча фәнни-тикшеренү эше алып барыла. Халит бәй мөфтигә китапның икенче нөсхәсен эзләү нәтиҗәләрен бәян итте. Камил хәзрәт, үз чиратында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елда Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан башкарган эшләр хакында сөйләде.

Бу өлкәдә иң зур казаныш булып “Хозур” нәшрият йортында Мәрҗани хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер итү булды.

Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган “Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин”, “Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши”, “Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар”, “Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ”, “Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә", "Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә” китапларын туплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100