news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең “Идел-Урал” җәмгыяте вәкиле тел саклау юнәлешендәге тәкъдимнәре белән уртаклашты

“Милли мәдәният, сәнгатьне өйрәнүгә басым ясарга кирәк", дип саный Айгөл Галиуллина.

Төркиянең “Идел-Урал” җәмгыяте вәкиле тел саклау юнәлешендәге тәкъдимнәре белән уртаклашты
из инстаграма Айгуль Галиуллиной

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Истанбулдагы Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыятенең яшьләр бүлеге вәкиле Айгөл Галиуллина тел саклау юнәлешендәге фикерләрен “Открытие талантов” дип исемләнгән V республикакүләм форумында әйткән.

“Без, чит илдә яшәүче татарлар, татар телен саклап калырга тырышабыз. Аралашу клубын ясарга исәбебез бар, шул уңайдан татар теле дәресләре үткәрдек. Казанга килгәч, алгарыш күзгә чалынды”, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Айгөл Галиуллина.

  • Айгөл Галиуллина әлеге фикерен форумда булган Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җиткергән.

“Ата-ана телен югалту мәсьәләсе бар. Без синең борчылуыңны ишеттек, бу проблема буенча эшләячәкбез. Мәдәният өлкәсе аерым урын алып тора. Игътибар итсәгез, без Татарстанда халыкара мөселман кинофестивален уздырабыз. Миңа калса, бу – милләтләрнең телләрен саклау өчен эшләнелә”, - дигән Дәүләт Рәисе.

“Татарстан үсә, үзгәрә, матурлана. Әмма татар телендә сөйләшкән кеше кими кебек. Милли мәдәният, сәнгатьне өйрәнүгә, пропагандалауга басым ясарга кирәк, чөнки татар мәктәпләрен булдыру кешенең үзеннән генә түгел, җәмгыятьтән, уку йортларыннан да тора. Татарстанда татар мәктәпләре аз”, - диде Айгөл Галиуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100