Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төркиянең «Иҗтимагый тарих» фән журналында Надир Дәүләт турында мәкалә басылды
Мәкалә авторы Айшәгүн Сойсал остазы Надир Дәүләтне тиңдәшсез тарих белгече дип таныткан.
(Истанбул, 2 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Иҗтимагый тарих» ("Toplumsal tarih" (Haziran, 2021)) фәнни журналының соңгы санында дөньякүләм танылган татар-төрек галиме Надир Дәүләт истәлегенә багышланган мәкалә дөнья күрде. Аның авторы — тарих фәннәре кандидаты Айшәгүн Сойсал.
Надир Дәүләтнең элеккеге студенты Айшәгүн Сойсал остазын яшь галимнәр үстерүгә зур әһәмият биргән, аларга юл күрсәтеп торган галим; төрки дөнья тарихы буенча тиңдәшсез белгеч итеп таныткан.
«Мин — Надир Дәүләтнең докторантура студенты, 2001 елда аның җитәкчелегендә „ХХгасыр башында татарларда бердәйлек омтылышы һәм башка төрки халыклар белән мөнәсәбәтләре“ дип аталган кандидатлык диссертациясе язып якладым», — дип сөйләде ул «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.
Мәкалә Надир Дәүләтнең балачагы, тормышы турында бирелгән мәгълүматлар белән башланып китә. Автор аның «Азатлык» радиосы татар-башкорт редакциясендә эшләгән еллары, ул чор белән бәйле Надир Дәүләтнең 2019 елда басылган «Бәйсезлеккә омтылыш. „Азатлык“ радиосында татарлар тавышы» китабы хакында аналитик фикерләре белән уртаклашкан.
Автор, Надир Дәүләтнең журналистикадан аерылып, фән дөньясына килеп кергәч тә, «Азатлык» радиосы бюллетеньнәрен яшь галимнәргә файдалану мөмкинлеге бирүенә; Мәрмәрә университетында төрки дөньяны өйрәнү буенча үзәкләр оештыруда башлап йөрүенә; тимер пәрдәләр ачылганчы Төркиядә оештырылган фәнни җыеннарга Советлар Берлеге галимнәренең катнаша алуында зур роль уйнавына басым ясаган.
«Төрки дөнья тикшеренү институтының Казан белән мөнәсәбәтләре һәм яңа төзелгән бәйсез республикалар белән элемтәләре Надир Дәүләт тырышлыгы нәтиҗәсендә урнашты. Алардан килгән белгечләр, яңа чыганаклар институт эшчәнлеген югары баскычларга күтәрде. Укытучым әлеге төбәкләрне озак еллар өйрәнүе, телләрен белүе аркасында бу тармак буенча фәнни эзләнүләр алып баручы төрек галимнәре, аспирантлар өчен беренче булып мөрәҗәгать ителүче галим булды», — дип язган автор.
Бүгенге көндә Босфор университеты Ататөрек исемендәге тарих институтында эшләүче Айшәгүн Сойсал мәкаләсендә укытучысының фәнни эшчәнлегенең нигезендә үз милләтен яратуы, тарихына хөрмәт һәм киләчәген кайгырту ятуына ишарәт иткән.
«Надир Дәүләт тарихчылыкны татарлыгын, татар телен саклау чарасы булып күрде. Төрки милләтчеләр арасында ул үзенчәлекле урын биләп торды. Һәрвакыт мөһаҗир һәм татар булуына басым ясавы нәтиҗәсендә кайбер даирәләрдә „чит кеше“ булып кабул ителгән Надир Дәүләт, үзенчәлекле холкы һәм гамәлләре белән, уникаль галим иде», — дип төгәлләгән ул мәкаләсен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз