news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиянең Хәйриячелек оешмалары корбан итен дистәләрчә ил кешеләренә бүләргә әзерләнә

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен чит илләрдә дә тарата.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”) Төркиянең Хәйриячелек оешмалары корбан итен уннарча ил кешеләренә бүләргә әзерләнә. “Анадолу” агентлыгы мәгълүматлары буенча, Корбан бәйрәмендә Төркиянең Хәйриячелек оешмалары, үз илләрендәге кебек үк, башка илдәге мохтаҗларга да гуманитар ярдәм күрсәтәчәк.

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен чит илләрдә дә тарату акциясен оештыра. Быел оешма корбан итен барлык илләрдәге 3,8 миллион кешегә бүлеп бирү максатын куйган.

Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Керем Кынык оешманың 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен мохтаҗлар арасында бүлүен хәбәр иткән.
Deniz Feneri төрек хәйрия җәмгыяте башлыгы Мехмет Дженгиз быел корбан ите Төркиядә һәм дөньяның 40 илендә йөзләрчә мең мохтаҗларга бүленәчәген әйткән.  

"Татар-информ" Казан мәчетләрендә Корбан бәйрәменә әзерлек эшләре башлануын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot