news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең “Әгәпостасы” радиосында Татарстан белән таныштырдылар

“Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” исемле тапшыруда Татарстанны Әгәй университеты студенты Линар Хөсәенов танытты.

(Истанбул, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Измир губерниясендәге “Әгәпостасы” (Әгәй почтасы) радиосының “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” исемле тапшыруында бу атнада сүз Татарстан турында барды. Бер сәгатьлек тапшыруның кунагы - Башкортстанда туып үскән татар егете Линар Хөсәенов иде.

Линар Хөсәенов Әгәй университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә III курста укый. 21 яшь. Тумышы белән Башкортстанның Стәрлетамак районыннан.

Линар радиотыңлаучыларны Татарстан тарихы, мәдәнияте, мәгариф системасы белән таныштырды. Шулай ук сәнәгать тармаклары, икътисадый потенциалы турында сөйләде. Республиканың туризмын үстерү юнәлешендәге план-карарларын телгә китерде. Тарихи объектларны аңлатты. Тапшыруда шулай ук татар бәйрәмнәре, милли ризыклар, гореф-гадәтләр, социаль тормыш хакында да сүз барды.

Тапшыруда Линар Хөсәенов башкаруында татарча җырлар да яңгырады. Турыдан-туры барган “Айка белән мәдәнияттән – мәдәнияткә” тапшыруына килгән сорауларга җаваплар бирелде.

Тапшыруның авторы - казакъ кызы Айканың әйтүенчә, алдагы тапшыруларның берсе тагын Татарстанга багышланачак һәм башка кунаклар чакырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100